news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев пьесасы эскизы буенча Мәскәүдә Хуҗа Насретдин турында спектакль куела

Спектакльне Тимур Бекмамбетов Милләтләр театрында куячак.

Илгиз Зәйниев пьесасы эскизы буенча Мәскәүдә Хуҗа Насретдин турында спектакль куела
Владимир Васильев

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Танылган режиссер Тимур Бекмамбетов Милләтләр театрында Хуҗа Насретдин турында спектакль куячак. Бу хакта театр аккаунтында аның директоры Евгений Миронов хәбәр иткән.

Татарстанда Хуҗа Насретдин спектакленең эскизы «Свияжск АРТель» иҗат лабораториясе кысаларында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган иде. Хуҗа Насретдин ролендә Эмиль Талипов уйнады.

Милләтләр театрында Хуҗа Насретдин ролен Константин Хабенский башкарачак.

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бу хакта ишеткән булуын, әмма үзендә әлегә төгәл мәгълүмат булмавын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100