Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак
Истәлек тактасы Толстой урамындагы 16а йорт стенасында була.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казанда халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак. Татарстан Министрлар кабинетының шул хактагы карарының проекты хокукый документларның рәсми порталында чыкты.
Истәлек тактасы Казанның Толстой урамындагы 16а йорт стенасына куелачак. Анда рус һәм татар телләрендә түбәндәге текст булачак, диелә документта.
«Бу йортта 2000 — 2020 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин яшәде», дип язылачак.
Әлеге тәкъдим белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге чыккан.
Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз