«Китап» нәшрияты «Башкортостан» нәшрияты мәйданчыгына күчерелә

2019 елда «Башкортостан» нәшриятының бөлгенлек процедурасы туктатылган.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Башкортстан «Китап» нәшрияты дәүләт унитар предприятиесе «Башкортостан» нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе мәйданчыгына күчереләчәк. Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә, министр вазифаларын башкаручы Наталья Полянская стратегик яктан зур әһәмияткә ия дәүләт предприятиеләрен саклау буенча ведомство эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, шулай дип белдерде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән «Башкортостан» нәшриятының бөлгенлек процедурасы туктатылган.

Вазгыятьне җайга салу кысаларында төп кредитор — «Төбәк фонды» дәүләт компаниясенә (бурычның күләме 356 миллион сумнан артып китә) залог сыйфатында элеккеге Уфа полиграфия комбинаты бинасы (Октябрь проспекты, 2) бирелгән. Әлеге бина «Башкортостан» һәм «Китап» нәшриятларына карый. Активлар 500 миллион сум белән бәяләнә.

«Башкортостан» нәшриятының милек комплексы җитештерү куәтләре һәм административ мәйданчыклар белән тиешенчә тәэмин ителгән, алар тулы күләмдә файдаланылмый. Дәүләт милкен нәтиҗәле куллану буенча чаралар булдырылган, алар икътисадның дәүләт секторын нәшрият-полиграфия тармагында үзгәртеп коруны күздә тота», — дип сүзен йомгаклады министр вазифаларын башкаручы.