news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада дирижер Таһир Камалов истәлегенә багышланган кичә була

Башкортстанның халык артисты 2021 елның 4 гыйнварында 58 яшендә вафат булды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 11 февральдә 11 февральдә Уфада Башкортстанның Милли симфоник оркестрына нигез салучы Таһир Камаловны искә алу кичәсе була. «Маэстро» дип аталган кичә Уфа сәнгать училищесының Концертлар залында узачак. Анда элек дирижер идарәсендә оркестр даими чыгыш ясаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Маэстроны искә алырга чакырам. Аның кырыгы якынлаша. Оркестр музыкантлары аның истәлегенә уйнаячак, алар концертта катнашырга һәм музыка аша аңа үзләренең ихтирамын күрсәтергә телиләр. Һәм без, аның гаиләсе, бу кичәдә катнашачакбыз», — дип язган мәрхүмнең тол хатыны Елена Камалова инстаграмы битендә.

Кичә 18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов 2021 елның 4 гыйнварында 58 яшендә вафат булды. Ул 1992 елдан 2011 елга кадәр оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100