Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Гали Чокрый истәлегенә мемориаль такта ачылды һәм урамга исеме бирелде
Танылган башкорт шагыйре, мәгърифәтчесенең 195 еллыгына багшыланган чаралар башланды.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Тәтешле районында танылган башкорт шагыйре, мәгърифәтчесе, галим, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның 195 еллыгы һәм аның улы, әтисенең эшен дәвам итүче Гарифулла Кииковның тууының 160 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларның беренчесе узды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
«Тәтешле хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Рафит Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, шагыйрьнең туган авылы Иске Чокырда Гали Чокрый музей-йортында мемориаль такта ачылган. Югары Тәтешле авылында яңа микрорайонның бер урамына Гали Чокрый исеме бирелде. Бүген бу урамда мемориаль такта ачылды.
Югары Тәтешле авылы тарих-туган якны өйрәнү музеенда Гали Чокрыйның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция оештырылды. Анда кунаклар да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз