news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә Tat Cult Lab / Музыка 2021 лабораториясенә нәтиҗә ясалачак

«Концерттан соң бер атна узгач, әсәрләр җыентыкта барлык музыка платформаларда чыгачак», - диде Рәдиф Кашапов.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 11 декабрь 19:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә Tat Cult Lab / Музыка 2021 музыкаль лабораториянең нәтиҗәләре билгеле булачак.

«Өч атна дәвамында, өч командага кергән 14 кеше яңа җырлар язды. Катнашучыларга алты төрле тема тәкъдим ителде: космоска очу, авыр көннән көч табу, Казан җәе, Россия юллары буйлап сәяхәт, балачак хатирәсе һәм милли ризык турында җырлар. Өч атна дәвамында алар профессиональ язу студиясендә эшләде, сәхнәдә репетиция ясады, концертка әзерләнде», — диде «Татар-информ»га лабораториянең оештыручысы Рәдиф Кашапов.

Яңа җырларны Азат Гыймадиев, Айзилә Билалова, Артур Шамшатдинов, Даниил Косяков, Елена Шипова, Зөләйха Камалова, Ильяс Фәрхуллин, Кирилл Вахитов, Марат Зинһар, Маргарита Рәхмәтуллина, Нияз Мөбәрәкҗанов, Рушан Шәфыйгуллин, София Озджан һәм Эмиль Щёлоков иҗат иткән.

«Аларга оештыручылар, тавыш продюсерлары, өч куратор — журналист Кристина Сарханянтц, промоутер Илья Бортнюк һәм продюсер-музыкант Андриеш Гандрабур булышты. Концерттан соң бер атна узгач, әсәрләр җыентыкта барлык музыка платформаларда чыгачак», — диде оештыручы.

Катнашучылардан башка 11 декабрьдә махсус кунаклар: Malsi Music, Fauzia, шулай ук алдагы лабораториядә катнашучылардан Сергей Костюжов, Марат Сөләйманов, Илюзә Туктамышева ярдәм итәчәк.

Рәдиф Кашапов әйтүенчә, 10 декабрьдә шул ук сәхнәдә кураторларның берсе, Кристина Сарханянц, «Музыкантлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары: ни өчен журналистлар кайбер башкаручылар турында түгел, ә башкалар турында яза, һәм моның белән нәрсә эшләргә?» дигән лекция үткәрәчәк.

«Кристина — музыкаль журналист, язмалары «Чушь в массы!» һәм «Слова с музыкой» Телеграм каналлары авторы. «Афиша Daily», «Медуза», «Звуки.Ру» һ.б. сайтларда чыккан.Чарага билетларны шушы сылтама аша алырга мөмкин. Концертның туры эфирын проектның рәсми җыелышында карап була: Tat Cult Lab / Music 2021. Алдан язылу белән керү бушлай.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100