news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Илһам Шакировка багышланган фестивальдә бөтен дөнья артистлары катнашачак

«Илhамият» сөйләм һәм вокаль сәнгатенең халыкара фестиваль-конкурсының гала-концерты 8 декабрьдә була.

Казанда Илһам Шакировка багышланган фестивальдә бөтен дөнья артистлары катнашачак
архив

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 7-8 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Илhамият» V Халыкара сөйләм һәм вокал сәнгать фестиваль-конкурсы була. Анда Пермь, Төмән, Әстерхан, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән, шулай ук Үзбәкстан, Төрекмәнстаннан һәм башка дәүләтләрдән вокалистлар катнаша. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фестивальнең бурычы — сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү. Конкурс географиясе елдан-ел киңәя бара.

Конкурсның жюри составына Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Сафиуллин, Казан мәдәният институтының театр факультеты укытучылары һәм башкалар кергән.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында республиканың Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, театр һәм эстрада сәнгатенең атказанган эшлеклеләре, Г.Камал исемендәге театр артистлары, Татарстан язучылары булачак.

Фестивальне Казан дәүләт мәдәният институты оештыра.

Гала-концерт якшәмбе, 8 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә башлана.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100