news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада V районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары язучының 90 еллыгына багышланган

Очрашуда Мөхәммәт агага бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар.

Арчада V районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары язучының 90 еллыгына багышланган
tatar-congress.org

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Арчаның Г.Камал исемендәге Сикертән төп​ мәктәбендә V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. Ул язучының 90 еллыгына​ багышланган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгерссы ​ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров​ укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын​ әйтте.

Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фәнни-гамәли конференцияне республика дәрәҗәсенә чыгару кирәклеген әйтте.

Укучылар үз көчләрен «Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес», ​ “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын​ туплаучы һәм җыючы​ галимнәр эшчәнлеге”, “Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты​ язучылар әсәрләрендә” юнәлешләрендә сынады.

“Шигърият бакчасында” юнәлешендә 5-11 класс укучылары Мөхәммәт Мәһдиев, аның кызы Гәүһәр Хәсәнова иҗатын үз шигырьләрендә чагылдырды. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең фәнни-гамәли эшләре, дәрес үрнәкләре, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре, һәм, иң мөһиме, Мөхәммәт агага бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100