news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Сәлимҗанов премиясен тапшырдылар

Лауреатларны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясенең яңа лауреатлары билгеле.

Комиссия әлеге премияне Камал театрының күренекле артисты Илдар Хәйруллинга, драматург һәм режиссер Салават Юзеевка һәм «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды директоры Инна Ярковага бирергә карар итте.

Лауреатларга премияне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе 2014 елда гамәлгә куелды. Ул ике елга бер тапкыр өч кешегә тапшырыла. Күләме 200 мең сум.

Премиянең 2015 елгы беренче лауреатлары — Камал театрының күренекле артисты Ренат Таҗетдинов, Әтнә театрын аякка бастырган легендар шәхес Гомәр Мәрданов һәм Түбән Кама театрына нигез салган шәхес, аның директоры Рөстәм Галиев.

2017 елда премия Казан ТЮЗы коллективына, Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрдановка һәм вафатыннан соң драматург Ризван Хәмидкә бирелде. 2019 елгы лауреатлар — М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры солисты Гөлнора Гатина, драматург Зиннур Хөснияр һәм Камал театры артисты Фәнис Җиһанша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100