news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай китапханәсендә әкиятләрне курчаклар ярдәмендә сәхнәләштерәләр

Китапханәчеләр бу әкиятләрне балаларны тәрбияләү чарасы буларак файдаланалар.

Аксубай китапханәсендә әкиятләрне курчаклар ярдәмендә сәхнәләштерәләр
http://aksubayevo.ru/

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Аксубай», Зинаида Леонтьева). Аксубайда китапханә хезмәткәрләре «Дөнья халыклары әкиятләре» сәхифәсе кысаларында курчаклар белән тамашалар күрсәтә һәм аларны видеога яздыралар. Китапханәчеләр фикеренчә, балалар әкиятләрне карап өйрәнәләр. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Балалар сәхнәләштерелгән әкиятләрне карап, бик күп кызыклы, гыйбрәтле мизгелләрне күрәләр. Мәсәлән, «Куян һәм Арслан» башкорт халык әкиятендә язылган борынгы зирәклек, тапкырлык һәм кыюлык кешене теләсә нинди күңелсезлекләрдән коткара ала, ди оештыручылар.

«Өч дуңгыз баласы» инглиз әкияте баланы кешегә ышанып тапшырган һәр эшнең намус белән башкарылырга тиешлегенә, якын кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклегенә өйрәтә. «Шалкан» рус халык әкияте кече яшьтәге мәктәп укучыларын ярдәм сорауда оялмаска, тыйнагракларга булышырга өйрәтә, дип саный китапханәчеләр.

Әкият геройлары теләсә нинди бурычны бергәләп үтәү җиңелрәк икәнлеген аңларга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot