Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ" "Татарстан" радиосының 90 еллык юбилеен онлайн күрсәтә
Моннан нәкъ 90 ел элек бүгенге К.Тинчурин исемендәге театр бинасында татар радиосы сөйли башлаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген 13:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Татарстан" радиосының 90 еллыгына багышланган тантана оештырылачак. Юбилейга багышланган бәйрәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыннан онлайн күрсәтеләчәк.
1927 елның 7 ноябрендә 12:00 сәгатьтә тәүге мәртәбә: “Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!” - авазы яңгыратыла. Бу сүзләрне беренче татар дикторы Гадел Кутуй әйтә. “Татарстан” радиосында 1927 елның 7 ноябреннән алып 50дән артык татар һәм рус дикторлары, композитор һәм язучылар, журналистлар эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз