news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искешәһәрдә Казан татарлары мәдәнияте йорты яңартылган

Музейга Казан татарларының тарихи фотолары, тормыш-көнкүрештә кулланылган әйберләре, киемнәре урнаштырылган.

Искешәһәрдә Казан татарлары мәдәнияте йорты яңартылган
Сәрдар Акташ

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Искешәһәрдә урнашкан Казан татарлары мәдәнияте йортын яңартканнар. Искешәһәр татарлары, мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы җитәкчесе Ведат Догу музейны яңартырга Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәм иткәнен әйтте.

«Татарстаннан музеебызга телевизор, компьютер, тарихи фотолар, милли киемнәр җибәрелде. Казан, Татарстанда төшерелгән рәсемнәр, татарларның тормыш-көнкүрештә кулланылган әйберләре куелды. Музей тарихи урында урнашкан, ул туристик маршрутка керә. Шунлыктан, музейга килүчеләр күп», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ведат Догу.

Аның сүзләренчә, төрекләр татар халкы белән бик кызыксына. «Татар халкының Төркиягә ничек килеп утырганнарын аңлатырга тырышабыз. Татарстан турында сөйлибез. Көненә 10-15 кеше килә. Музей белән танышып чыккач, Татарстанга барырга теләкләре уяна», — диде ул.

Ведат Догу Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко, Әлфия Сәләхова, Альберт Ялышев һәм Хакан Джошкунга рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100