news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баймак районындагы татар авылына Башкортстанны өйрәнүче венгр галимнәре килгән

Башкортстанның Баймак районында урнашкан бердәнбер татар авылы Юлыкка Казан ягыннан чукындырудан качып килеп утырган татарлар нигез салган.

Баймак районындагы татар авылына Башкортстанны өйрәнүче венгр галимнәре килгән
Дилбәр Маннапова фотолары

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанга фәнни экспедиция белән килгән этнография галимнәре Баймак районындагы бердәнбер татар авылында да булганнар.

«Безгә экспедиция белән Венгриядан этногрофлар килде, аларга кадәр 1909 елда безгә венгр этногрофы килгән булган, хәзергеләре ул йөргән юлдан узганнар», — ди Юлык авылы китапханәчесе Дилбәр Маннапова.

Сүз Этнография институты белгече Дьюла Месарош турында бара. Ул заманында Зилаир, Баймак, Әбҗәлил районнары терроторияләрендә булган. Музей өчен көнкүреш предметлары җыйган һәм сыйфатлы фоторәсемнәр ясаган.

«Элек килгәне Юлык ярминкәсенә барган, ярминкәдән хатын ҡызлар бизәнгече, атның ияренең өзәнгесен алып кайтҡан, ике татар кызын фотога төшергән. Ләкин аларның исем-шәрифе юк. Был әйберләр һәм фотолар Будапештта этномузейда саклана икән», — ди Дилбәр Маннапова.


Этнограф Давид Сомфай Кара һәм антрополог Иштван Санта башкортлар белән венгрларның генетик бәйләнешен өйрәнә. Алар 110 ел элек Дьюла Месарош маршрутын кабатлаганнар. Дьюла Месарошның Юлыкка килүе биредә зур ярминкә булуына да бәйле булырга мөмкин. 

Башкортстанның Баймак районында урнашкан бердәнбер татар авылы Юлыкка Казан ягыннан чукындырудан качып килеп утырган татарлар нигез салган. Бу авыл Рәмиевлар яшәве, Мирхәйдәр Фәйзи эшләве белән танылган. Биредә Рәмиевләрнең амбарлары, Мирхәйдәр Фәйзи эшләгән китапханә саклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100