ТР Милли китапханәсендә – әдип Кәбир Бәкеровка багышланган күргәзмә

Татарстанның Милли китапханәсендә язучы, журналист, театр белгече Кәбир Бәкеров (1885-1944) тууына 125 ел тулуга багышланган “Үткен каләм иясе” күргәзмәсе ачылды

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Милли китапханәсендә язучы, журналист, театр белгече Кәбир Бәкеров (1885-1944) тууына 125 ел тулуга багышланган “Үткен каләм иясе” күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә Милли китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге тарафыннан әзерләнгән. Анда Кәбир Бәкеровның төрле елларда чыккан хезмәтләре һәм аның тормышына, иҗатына багышланган әдәбият белән танышып булачак.
Кәбир Бәкеров - билгеле журналист, драматург, театр тәнкыйтьчесе. Гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы белгән. 1905 елдан «Нур» (Санкт-Петербург), аннан Казанда «Әл-ислах» гәзитләрендә эшли. 1910 елдан 3 нче Дәүләт думасында мөселман депутатлар фракциясе секретаре. Беренче Балкан сугышы вакытында (1912), Санкт-Петербургтан бер төркем шәфкать туташларын ияртеп, Төркиягә бара, яралы сугышчыларны тәрбия итүдә катнаша. 1913 елда Казанга кайта, аннан Ырымбур шәһәренә китеп, «Вакыт» газетасында эшли. Февраль революциясеннән соң Ташкентта «Олугъ Төркестан» газетасын чыгара; ул чыгудан туктагач, «Правда Востока» газетасында эшли. Төркестан мөселманнары корылтаенда катнаша. 1920 елда Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара. Соңга таба Ташкентта сәүдә эше белән шөгыльләнә, зәркән әйберләр кибете тота. 1926 елда Себергә сөрелә. Сөргеннән туган якларына кайткач, янәдән кулга алына (1930) һәм үлем җәзасына хөкем ителә, ахырда җәзасы Соловки сәяси лагерына озатуга алыштырыла. Гомеренең соңгы елларын Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә яши һәм заводта эшли. Аның «Чөн тамь, яхуд Татар мәдрәсәсендә атна кич» (1912), «Тарихи пьеса» (1912) пьесалары; «Ахун хәзрәтнең вафаты» (1912), «Кара тап» (1912), «Җанлы курчаклар» (1912) хикәяләре; «Тукай Петербургта» 1914) истәлеге, татар театры һәм әдәбиятына багышланган күп санлы тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләр билгеле.
Күргәзмә 2011 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсеннән.