news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә көзге Сабан туе үткәреләчәк

Бәйрәм чарасы онлайн режимда узачак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә татар халкының Сабан туе бәйрәменә багышланган чараны көз онлайн режимында үткәрергә булганнар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без конкурслар уздырачакбыз, яраткан коллективларның һәм башкаручыларның концерт программасын күрсәтәчәкбез, котлаулар кабул итәбез. Чара программасында теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен гариза тутырырга һәм аны безгә җибәрергә кирәк», — ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100