Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда курчаклар күргәзмәсе ачылды
Экспозициядә 150 экспонат тәкъдим ителгән.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Чистайда Борис Пастернакның Мемориаль музеенда «Ә курчаклар, кешеләр кебек…» дип исемләнгән курчаклар күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 150 курчак тәкъдим ителгән, аларның күбесе совет чорында ясалган. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза.
Күргәзмәгә килүчеләр СССР елларында Мәскәү, Иваново, Днепропетровск, Донецк, Краснодар, Казан һәм башка шәһәрләрдә чыгарылган курчаклар белән таныша ала.
Экспозициядә Советлар Союзының барлык кызларының хыялы — Германиядә җитештергән курчаклар да тәкъдим ителгән. Шулай ук Россия һәм Кытай җитештергән курчаклар да бар.

Күргәзмәне оештыручылар сүзләренчә, күргәзмә экспонатлары утырып кына калмый, ә «мәктәптә укый», «шахмат уйный», «авыруларны дәвалый», «бала карый», «чәй эчә». Музей 9:00– 17.00 сәгатькә кадәр көн саен эшли, дүшәмбе — ял көне. Күргәзмә ел ахырына кадәр ачык булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз