news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туембаш һәм Лубян авыл җирлекләре бүген кич Кукмарада бәйрәм үткәрә

Биредә “Кичке уен” була

 (Кукмара, 7 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”).Кукмара бистәсенең Җиңү Паркы каршындагы мәйданда “Кичке уен”нар дәвам итә. Бүген сәгать кичке 8дә башланачак уенны исә Туембаш һәм Лубян авыл җирлекләре үзешчәннәре оештыра, диелә “Хезмәт даны” басмасында.

“Кичке уен” программасында: дәртле җырлар, мавыктыргыч конкурслар, дискотека. Рәхим итегез, бик күңелле булачак, дип чакыра район газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot