news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә башкорт йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңарталар

Кызыл районының Караболак авылында этнографик музей ачарга ниятлиләр.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсендә, Кызыл районының Караболак авылында башкорт йолалары һәм гореф-гадәтләре яңадан торгызыла. Этнограф, психолог һәм галимнәр командасы башкорт мәдәниятен, яшәү рәвешен өйрәнү, онытылган бәйрәмнәрне һәм йолаларны торгызу өчен «Алтын» этноүзәген ясаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Халык хәтерендә калган традицияләрне яңартып, Караболакта халык мәдәниятләре фестивале, яңгыр чакыру һәм «Күке чәе» бәйрәмнәре үткәрелде. Сентябрьдә «Сөмбелә» башкорт бәйрәмен уздыру планлаштырыла.

«Тирмәдә этнографик музей ясау турында хыялланабыз, ул борынгы һәм бай башкорт мәдәниятен популярлаштыруга һәм саклауга ярдәм итәр иде. Кечкенә авыллар өчен башкорт бәйрәмнәре моделен (методик тәкъдимнәр белән бергә) төзергә планлаштырабыз. Анда нәрсәне һәм ничек бәйрәм итәргә, нинди психологик мәсьәләләр хәл ителүе турында язылачак», — диде үзәккә нигез салучыларның берсе Андрей Поминов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100