news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә гаилә көненә багышланган күргәзмә оештыра

Күргәзмәдә Татарстанның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре дә урын алган.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, «Гаилә — җылы учак» дигән виртуаль күргәзмә оештыра. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында шагыйрьләр тарафыннан инде күптән матур сүзләр әйтелгән кебек тоелса да, алар беркайчан да артык түгел, чөнки һәрчак яңача һәм тирән мәгънә белән яңгырыйлар. Никах күкләрдә укыла, диләр. Җирдә ул теркәлә», диелә хәбәрдә.

Яратышып, балдаклар алмашып гаилә корган егет һәм кыз шатлыкта да, кайгыда да, байлыкта да, авырлыкларда да җитәкләшкән кулларын ычкындырмаска тиеш. Гаилә бәхете җиңел генә бирелми — аңа ирешү өчен күп көч түгәргә кирәк, дип искәртә оештыручылар.

Күргәзмәдә гаилә темасына зур урын бирүче периодик басмалар, Татарстанның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре, гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны тәрбияләү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләре, гыйбрәтле сабаклар тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100