В.И.Качалов исемендәге театр А.Чехов әсәре буенча “Вишневый сад” спектаклен әзерләгән

Әлеге спектакльнең премьерасы 2004 елда булган

  (Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан башкаласында В.И.Качалов исемендәге рус театры танылган рус язучысы һәм драматургы Антон Чеховның шул исемдәге әсәре буенча “Вишневый сад” спектаклен әзерләгән.
Бу ике бүлектән торган комедия. Режиссер-куючы – театр җитәкчесе, Россия халык артисты Александр Славутский, ә рәссам-куючы – Россия атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Патраков.
Спектакльдә Астор Пьяццолла һәм Том Уэйтс музыкасы яңгыраячак, ә актерлар өчен хореографияне Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Сентябов куйды.
Әлеге спектакльнең премьерасы 2004 елда булган.
Спектакль Мәдәни универсиада программасына керә. Сеанслар 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.