Татар телендәге яңа онлайн-радио интернет эфирга чыкты

Интернетта «Алга!Radiosy» дигән татар телендәге яңа онлайн-радио сөйли башлады. Проект «Яңа гасыр» FM-радиосы хезмәттәшлеге белән оештырылган
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Интернетта «Алга!Radiosy» дигән татар телендәге яңа онлайн-радио сөйли башлады. Проект «Яңа гасыр» FM-радиосы хезмәттәшлеге белән оештырылган.
«Алга!Radiosy» эфирында яшь буын яратып тыңлый торган Мәликә, Ittifaq, Иделия, Мубай, DJ Rif, Azan Project башкаруында заманча яңа татар җырлары яңгырый.
«Алга!Radiosy» интернет-аудитория өчен махсус оештырылган проект, - дип сөйләде радионы гамәлгә куючыларның берсе, «Татарстан – Яңа гасыр» коммерция директоры урынбасары Руслан Сираҗетдинов. – Кызганычка күрә, гади FM-станцияләр зур аудиторияне җәлеп итә торган форматны хуп күрә. Интернеттан файдаланучыларны күбрәк форматсыз радио җәлеп итә, мисал өчен татарча rnb һәм danceга ихтыяҗ зур. «Алга!Radiosy» нәкъ шундый тыңлаучылар өчен.
«Алга!Radiosy» өч көн эчендә Җир шарының төрле илләреннән – Норвегия, Кытай, Чехия, Казакъстаннан, шулай ук Россиянең унлаган төбәгеннән 500гә якын тыңлаучы җыйган инде.
“Хәзерге вакытта без татар мәдәниятенә гашыйк һәм аның нигезендә иҗат итүче яңа талантлар эзләү белән шөгыльләнәбез”, - ди радионың баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов.