news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кызы Идалия Җиһаншина «Таврида» грант конкурсында җиңде

#МЫВМЕСТЕ арт-мәктәбе кысаларында Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә 22 проект тәкъдим ителгән.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Кырымда #МЫВМЕСТЕ арт-мәктәбен ябу тантанасында «Таврида» мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрия әһелләре фестивале кысаларында Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесенә йомгак ясадылар.

Җиңүчеләрнең берсе — Татарстаннан Идалия Җиһаншина булды. Бәйгедә ул «Перфоманслар инклюзив лабораториясе » проекты тәкъдим итте һәм аны тормышка ашыру өчен 664 000 сум акча отты, дип хәбәр итә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы.

«Перфоманслар инклюзив лабораториясе — «Э-моция» иҗади студиясе эшчәнлегендә яңа юнәлеш. Августта «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты, яшь хореограф Нурбәк Батулла белән инклюзив бию лабораториясенә сайлап алу игълан ителәчәк. Анда 14 кешедән торган инклюзив төркем оештырылачак, аларның алтысы инвалидлык төркеме булган кешеләр.

9 ай дәвамында хореография буенча күмәк дәресләр уздырылачак. Лаборатория эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, Казанның яшьләр мәйданчыкларында бию перфомансы тәкъдим ителәчәк. Перфоманслар яшьләр аудиториясен сәнгатьнең актуаль формалары аша инклюзив багланышлар мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән», — дип сөйләде Идалия.

#МЫВМЕСТЕ арт-мәктәбе кысаларында Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә 22 проект тәкъдим ителгән. Бәйге экспертлар 7 проектка барлыгы 4 992 000 сумлык грант бирергә тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100