news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Нәүрүз» театр фестивале «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачылды

Фестиваль 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда «Нәүрүз» театр фестивале «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда «Нәүрүз» театр фестивале Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачылды.

Спектакль алдыннан кунакларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сәламләде.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова театр фестиваленең төрки халыкларны берләштерүче зур көч булуын ассызыклады һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен укыды.

«Нәүрүз» фестивлае — һәрвакыт яңа формалар һәм мәгънәләр эзләү, үзенчәлекле милли драматургия һәм эпос, иң мөһиме — төрле милләт вәкилләренең бер-берсенә толерантлык һәм игелекле мөнәсәбәтнең үрнәге булып тора», — диелгән сәламләүдә.

Катнашучыларга һәм тамашачыга РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин видеосәламнәрен тапшырды.

Иртәгә фестиваль программасында алты спектакль. Аларның икесе — Алмата курчак театры спектакле һәм «Учур» кыргыз яшьләр театры спектакльләре видеоязмада күрсәтелә. Иртәгәге программада — «Әкият» курчак театры, Әлмәт һәм Әтнә театрлары спектакльләре.

Кич Кабан күле буенча «Олонхо» саха театры үз спектаклен күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100