news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел» журналының май һәм июнь саннары Каюм Насыйри музеенда тәкъдим ителәчәк

Очрашуга тышлык геройлары Венера Иванова һәм Сөмбел Кыямова килә.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). 9 июньдә Казанның Каюм Насыйри музеенда «Идел» журналының быелгы май һәм июнь саннары тәкъдим ителә.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарага килүчеләр «Idel-квест»та катнаша, үзгәртеп кору заманында оештырылган татар яшьләр журналының бай тарихы белән таныша, редакция җитәкчелеге белән якыннан аралаша, «Идел» журналына ташламалы бәядән языла, «Идел» чәе белән сыйлана алачак.

«Идел» журналын тәкъдим итү чарасы яшьләрчә квест форматында уза. «Idel-квест» уены журнал эчтәлеген ача. Моннан тыш, чарага журналның май һәм июнь саннары геройлары чакырылган.

Тәкъдим ителәчәк саннар инде басмада чыкты. Язмаларда Зөлфәт Закировның әтисе ни өчен улы белән бер ел сөйләшмәве, Яңа Татар бистәсендә нинди «дәүләтчек» калыкканны да, сайгаклар гаремы турында мәгълүмат бар иде.

Июнь санында Фирүзә Кадыйрова, Ләйсән Абдрахманова, Зөфәр Азизов кебек яшь язучыларның хикәяләре, эшкә урнашканда — «дәүләт ширкәтенме, әллә бизнес өлкәсен сайларгамы?» дигән сорауга җавап, яшьләр өчен кызыклы һәм файдалы проектлар, Каюм Насыйри музее турында белешмә бар.

Тәкъдим итү чарасына тышлык геройлары Венера Иванова һәм Сөмбел Кыямова килә. Алар белән фотоселфи ясарга мөмкинлеге була.

Оештыручылар чараның урынын сайлау сәбәбен дә аңлата. «Каюм Насыйри — мәгърифәтче-галимебез генә түгел, ә татарның беренче журналисты да. Редакция татарның мәшһәр шәхесенә, аның исемен йөрткән музейга да игътибар юнәлтергә тели. Музей урнашкан йорт бакчасы турында хәзергәчә бик күп легендалар йөри», — ди алар.

Керү ирекле. Көндезге уникедә башлана. Адресы: Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 35нче йорт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100