Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фирдүс Тямаев һәм «Казан егетләре» төркеме Чаллы Сабан туеның хейдлайнерлары була
Шәһәрдә Сабан туен 17 июньдә үк бәйрәм итә башлыйлар, бу көнне «Сабантуй гүзәле-2021» бәйгесенең финалы уза.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 7 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 19 июньдә узачак Сабан туе программасы билгеле булды. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм кичәсендә хейдлайнерлар Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм «Казан егетләре» төркеме була.
Шәһәрдә Сабан туен 17 июньдә үк бәйрәм итә башлаячаклар, бу көнне «Сабантуй гүзәле-2021» бәйгесенең финалы узачак. 18 июньдә Ипподромда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе оештырыла.
19 июньдә 10.00 сәгатьтә шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларны Чулман проспекты янындагы «Әкият» һәм «Авыл» мини-мәйданнарында көтәләр. Биредә төрле уеннар оештырыла һәм концерт номерлары тәкъдим ителә. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, «Авыл амбары» дигән музей зонасы эшләячәк, анда теләгән һәркем татар халкының көнкүреш әйберләре белән таныша ала.
11.00 сәгатьтә Ипподромда - тантаналы төстә ат чабышлары, шул ук сәгатьтә Мәйданда - «Сабан туеның милли бизәкләре» дигән театральләштерелгән тамаша, 12.00 сәгатьтә спорт ярышлары һәм халык уеннары башлана.
18.00 сәгатьтә башланачак кичке концертта Фирдүс Тямаев, «Казан егетләре» төркеме, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Гөлназ Асаева, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгыш ясар дип көтелә. Бәйрәм 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамлана.
Сабан туе көнне шәһәрдә шулай ук 150 спортчы катнашында җилкәнле спорт буенча Россия яшьләре Бишенче җәйге спартакиадасының финал ярышлары уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз