Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада халык шагыйре Равил Бикбаевның исеме мәңгеләштереләчәк
Уфа вице-мэры Алинә Сөләйманова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә шагыйрьнең туганнары һәм мэриянең структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Уфа шәһәре хакимиятендә Башкорстанның халык шагыйре, язучы һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, Башкортстан Язучылар берлегенең элеккеге рәисе Равил Бикбаевның (1938-2019) исемен мәңгеләштерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Республика Башлыгы указы нигезендә, Уфада Равил Бикбаев яшәгән йортта (Менделеев урамы, 148/3) шагыйрьнең барельефы урын алган истәлек тактасы куелачак; 102нче башкорт гимназиясенә һәм Уфадагы яңа урамнарның берсенә Башкортстанның халык шагыйре исеме биреләчәк.
Шулай ук Равил Бикбаев исеме белән бәйле истәлекле урыннарны төзекләндерү дә күздә тотыла. Уфадагы музейларның берсендә аңа багышланган экспозиция булдырылачак.
Уфа вице-мэры Алинә Сөләйманова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә шагыйрьнең туганнары һәм мэриянең структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз