news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Матди булмаган мәдәни мирас исемлеген дәрәҗәле экспертлар билгелиячәк

Экспертлар советы исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тәкъдим ителгән.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә нәрсәләр керәчәген экспертлар советы билгелиячәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында уздырылган матбугат конференциясендә республиканың мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте.

“Экспертиза ясау өчен дәрәҗәле белгечләр җәлеп ителәчәк. Хәзерге вакытта без Татарстан Министрлар Кабинетына экспертлар советының исемлеген тәкъдим иттек”, – диде министр урынбасары.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының “Матди булмаган мәдәни мирасы турында”гы канунын имзалады. Ул 2018 елдан гамәлгә керәчәк. Әлеге канун безнең субъекттагы мәдәни мирасны саклау, үстерү, югалганнарын торгызу максатыннан язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot