news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тиздән Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итәчәк

Тиздән Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итәчәк

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа программа өстендә эш алып бара. «Казан турында риваять» дип исемләнгән әлеге концерт программасын ансамбль Казанның меңъеллыгына багышлый.

Ансамбльнең алдагы репертуарына нигезләнеп эшләнгән әлеге программада милли колоритлар белән бергә, заманча бизәлешләр дә кертелгән. «Бер карт истәлекләре», «Буыннар чакыруы», «Аучы һәм кыз», «Тимерче» биюләре әнә шундыйлардан. Бөек Җиңүнең алтмыш еллыгын да истә тотып, ансамбль үзенең репертуарына сугышка багышланган номерлар да сәхнәләштергән.

Үзенең яңа программасын Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1 июльдә тамашачы хөкеменә тапшырырга планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot