news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Росгвардия оркестры ветераннар өчен сугыш елларындагы көйләрне башкарды

Беренчеләрдән булып фронтовик Тәлгать Янбәковны тәбрик иттеләр.

Казанда Росгвардия оркестры ветераннар өчен сугыш елларындагы көйләрне башкарды

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Татарстан башкаласында Росгвардиянең «Ветеран йорты янында парад» акциясе башланды. Беренчеләрдән булып фронтовик Тәлгать Янбәковны тәбрик иттеләр. Ветеран росгвардиячеләрне орден-медальләр белән бизәлгән кительдән каршы алды.

Оркестр ветеран хөрмәтенә сугыш елларындагы көйләрне уйнады, волонтерлар һәм яшь патриотлар исә шигырьләр укыды, фронт җырларын башкарды. Чара спецназ сугышчылары взводының парад маршы белән төгәлләнде.

Үз чиратында, ветеран көтелмәгән әлеге бүләк өчен рәхмәт белдерде, сугышка бәйле хатирәләрен яңартты, яшьләргә үз Ватаннарын яратырга һәм тыныч күк йөзен күз карасыдай сакларга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100