news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәдәният хезмәткәрләре өчен «Tatfolk» дип аталган русча газета чыга башлый

Газетаны электрон форматта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге чыгара

Татарстан мәдәният хезмәткәрләре өчен «Tatfolk» дип аталган русча газета чыга башлый

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге «Тatfolk. Новый формат» дип аталган электрон газета чыгара башлаган. Басма рус телендә. Газетаның беренче номеры Үзәкнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Газета муниипаль районнардагы мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре өчен аларның хезмәтен популярлаштыру максатыннан нәшер ителә.

Электрон газета ике атнага бер тапкыр чыгарылачак. 16 биттән тора. Оештыручылар аның сату өчен булмавын ассызыклаган. Басма сылтама буенча карап була.

Газетаның беренче чыгарылышының темасы – Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре онлайнда: яңа вазгыятьтә эш форматы һәм эш кораллары.

Беренче санның кунаклары – Лениногорск районы мәдәният идарәсе башлыгы Гөлнара Зарипова, Түбән Кама районы мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбәрәкшина, Бөгелмә район мәдәният йорты директоры Ирина Ибәтуллина һәм Аксубай район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, керамика остасы Нурания Алимова, Аксубай районыннан Әхмәровлар гаиләсе.

Газетаның икенче саны Бөек Җиңү көненә багышланачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100