news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы җитәкчесе: Эфирның яртысы җырларга, яртысы әдәбиятка багышланачак

«Музыканың да, әдәби әсәрләрнең дә бары тик иң яхшысы гына биреләчәк», — диде Алмаз Миргаязов.

«Китап» радиосы җитәкчесе: Эфирның яртысы җырларга, яртысы әдәбиятка багышланачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 ел азагына «Китап» яңа милли радиосында эфирның яртысы җырларга, яртысы әдәби әсәрләр укуга сарыф ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләде.

Ул, әдәби әсәрләр багажы тулылангач, әдәби программалар өлеше кирәкле күләмдә арттырылачагын әйтте. «Редакциябез тулы көченә эшли башлап, кирәкле күләмдә әдәби программалар әзерләнгәч, ел ахырына җырлар яңгыратуны һәм әдәби әсәрләр укуны 50:50 нисбәтенә җиткерергә уйлыйбыз. Бүген әдәби әсәрләр укылышы 25-30 проценттан артмый. Без әле башлап кына җибәрәбез, әдәби-мәдәни программалар ясау өчен вакыт, редакция кирәк», — диде Алмаз Миргаязов.

«Китап» радиосының бүгенге форматына килгәндә, ул эфирның 70 процентка якыны музыка тәшкил итүен әйтте. «Якынча 25 проценты — ретро җырлар, бүгенге 25-30 яшьлек тыңлаучылар гомерендә ишетмәгән җырлар түгел, ә, киресенчә, кечкенәдән әти-әниләре, әби-бабаларыннан ишетеп үскән җырлар. Әйтик, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев башкаруында җырлар яңгыратылачак», — диде радио җитәкчесе.

Ул, шулай ук, 60-70-80 елларда хит булган җырларны бүген кайтарып башкаручылар булганын искәртте. «Беренче мәхәббәт», «Яшь гомер», «Туган авыл» кебек популяр җырлар бар. Талантлы җырчы үз программасына халык яки классик җырны кертми калмый, шуңа күрә безнең радиобызның архивында мондый язмалар шактый тупланды. Алар якынча 35-40 процентын тәшкил итә», — диде Алмаз Миргаязов.

«Китап» радиосында 1990 еллар азагында бик яратып тыңланган, әмма бүген онытылып баручы җырлар яңгыраячак. «FM радиолар барлыкка килгән чорларда популяр хитлар байтак булды. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Хәния Фәрхинең, Габделфәт Сафиннарның ул вакытта да, хәзер дә күңелгә үтеп кереп, яратып тыңлана торган җырлары бар. Иң популяр булган, актуаль җырларны радионың музыкаль өлешенә керттек», — диде радио җитәкчесе.

Алмаз Миргаязов сүзләренчә, моңлы итеп, дөрес җырлый белүчеләр башкаруында заманча матур җырлар да яңгыраячак. «Сәгатькә-ике сәгатькә бер заманча җырлар да куелачак. Кыскасы, музыканың да, әдәби әсәрләрнең дә бары тик иң яхшысы гына биреләчәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100