Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Нәүрүз» театр фестивале быел төньяк төркиләрнең театр сәнгатенә багышлана
«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале төньяк төркиләрнең театр сәнгатенә багышлана.
«Казанга хакас, Алтай һәм тыва театрлары киләчәк», дип хәбәр итте «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивален оештыручылар ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә.
«Бу халыклар бик авыр чор кичерә. Аларның тел саклау проблемасы да бар. Тел ул театр белән бәйле. Хәтта русча спектакль җибәрү очраклары да бар. Безнең өчен фестивальдә төрле телләр яңгыравы бик мөһим», диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Театр директоры Илфир Якупов хәбәр итүенчә, «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестиваленә беренче тапкыр Аз санлы төньяк санлы халыкларның дәүләт театры килә. Алар «Хуума» дип аталган этник драманы эвенк телендә уйнаячак.
«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза. Фестивальдә Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикалары театрлары катнаша.
«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале һәр елны кайсы да булса халык театрына багышлана. Алдагы елларда якут, казах һәм башкорт театрларына багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз