Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга «Нәүрүз» театр фестиваленә Иран театрларының килүе көтелә
«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел XV «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестиваленә Ираннан ике театр килергә мөмкин.
«Без ел саен хедлайнерлар чакырып фестивальнең чикләрен киңәйтәбез — бу безнең өчен бик әһәмиятле. Фестиваль төрки халыкларның театрлары белән генә чикләнмәсен иде», — диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта сөйләшүләр алып барыла. «Спектакльләрнең берсе хореографик, берсе драма. Алар дөньяның иң данлыклы фестивальләрендә югары бәяләнгән спектакльләр», — диде Фәрит Бикчәнтәев.
«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза. Фестивальдә Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикалары театрлары катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз