news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры спектакле беренче тапкыр «Арлекин» илкүләм премиясенә номинацияләнгән

Премиянең эксперт советы спектакльне бөтен Россиядән 14 спектакльне берләштергән конкурс программасына кертте.

Кариев театры спектакле беренче тапкыр «Арлекин» илкүләм премиясенә номинацияләнгән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Хикмәт әкиятләре» спектакле беренче мәртәбә балалар өчен «Арлекин» Россия илкүләм премиясенә һәм театр сәнгате фестиваленә номинацияләнде.

Балалар өчен «Арлекин» Россия илкүләми премиясенең һәм театр сәнгате фестиваленең эксперт советы безнең «Хикмәт әкиятләре» спектаклен премиягә номинантлар исемлегенә кертте!» — дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына театр матбугат хезмәтендә.

Конкурс программасында 100 спектакль арасыннан сайлап алынган 14 спектакль катнаша. «Без беренче тапкыр премиягә номинацияләнәбез. Фестиваль бүләкләре турында әлегә мәгълүмат юк», — диделәр театрда.  

Фестивальнең бүләкләү тантанасы һәм «Хикмәт әкиятләре» спектакле 10 июньдә Санкт-Петербургның «Зазеркалье» дәүләт балалар музыка театрында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot