news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» сериалының экраннарга кайчан чыгачагы билгеле булды

2017 елда «Россия 1» телеканалы әлеге роман нигезендә фильм төшерә башлады.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалының экраннарга кайчан чыгачагы билгеле булды
Всемирный конгресс татар

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). «Россия 1» телеканалы язучы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшерелгән шул исемдәге сериалның премьерасын 13 апрельдә тәкъдим итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы телеканалның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

13 апрельдә 21.00 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында язның көтеп алынган премьерасы - «Зөләйха күзләрен ача» сериалы тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы беренче тапкыр 2015 елда дөнья күрде. Роман тиз арада бестселлерга әверелде, «Зур китап», «Ел китабы» һәм «Ясная поляна» кебек әдәби премияләр лауреаты булды.

«Зөләйха күзләрен ача» романы, Брайль телен дә кертеп, дөньяның 34 теленә тәрҗемә ителгән. 2017 елда «Россия 1» телеканалы әлеге роман нигезендә фильм төшерә башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100