news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Кашапов һәм Ильяс Гафаров онлайн концертта татар ретро җырларын яңгыратты

Уникаль язмалар винил пластинкалардан уйнатылды.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Музыкантлар Рәдиф Кашапов белән Ильяс Гафаров #айдадомой онлайн-концертлар марафонында татарча ретро җырлар язмаларын яңгыратты.

«Без эзлеклелек буенча барабыз: алтмышынчы еллардан башлыйбыз һәм туксанынчы елларда тәмамлыйбыз. Хәзерге бии торган музыка шулай ук винил пластинкаларында чыга, без исә татар эстрадасы пластинкаларын коллекциягә туплый барабыз. Винилларны Кәрим Тинчурин базарында, Интернетта алып була», — диде Ильяс Гафаров белән Рәдиф Кашапов.

Музыкантлар баянга, оркестрга да язылган пластинкалар барлыгын, алар күбесенчә өйдә тыңлар өчен каралганлыгын әйтте. «Халык алдында чыгыш ясаганда „мин бу җырны беләм бит“ дип әйтеп янга килеп әйтүчеләр булды», — диде алар.

«Мәсәлән, „Чатырлар“ пластинкасында Европадан кергән цитаталарны, охшашлы урыннарны очратырга мөмкин. „Чулпан“ җыры безгә бик кадерле. Аны мин татар эстрадасының соңгы илле еллыгындагы иң яхшы аранжировкаларның берсе дип бәяләр идем. Гомумән, ул вакыттагы эшкәртмәләр „Битлз“ төркеме стилендә эшләнгән. Без талантлы музыкант Вадим Усмановка рәхмәтле», — диделәр музыкантлар.

Онлайн-концертта Гали Ильясов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Ганиева, Ренат Ибраһимов, Айдар Фәйзрахманов, Рамил Миндияр кебек танылган җырчылар һәм «Башкарма» дип исемләнгән фин татарлары башкаруындагы җырлар яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100