Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Харис Салихҗан: Матди дөнья кешесе бай булса — гөнаһ юк, дин кешесе баеса – шайтан булыр
Диннәр һаләкәтенең төп сәбәбе – дин кешеләренең дөнья малына бирелүендә, дип саный полковник хәзрәт.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Матди дөнья кешесе бай булса да ярый, ә менә дин кешесе бай булырга тиеш түгел, – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә милиция полковнигы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан.
Быел Харис хәзрәт Салихҗан «Дин һәм фән», «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» дигән китаплары өчен Г.Тукай исемендәге кандидатлар исемлегенә кертелде. Харис хәзрәт Тукай бүләгенә өченче мәртәбә тәкъдим ителә.
«Г.Тукай исемендәге бүләк, дәүләтнеке, ә дәүләт диннән аерым. Кандидатлар бит бер урынга ун кеше. Моңарчы төшереп калдыра килделәр. Бу юлы үтәмме юкмы, белмим. Ни сәбәпле үз кандидатураңны куясың, диючеләргә: Яшем туксан, гомерем узган. Миңа бернәрсә дә кирәкми. Гомерем буе бер бүлмәле фатирда әбием белән тордык. 6 китап яздым, алар җәмгыять тарафыннан хупланган. «Дин һәм фән» китабын 20 ел яздым. Шушы китаптагы гыйлемнәрне җәдит ысулы белән балаларны мәктәптә, олыларны мәчеттә тәрбия кылу өчен. Шәхсән үземә берни дә кирәкми, минем пенсиям бик әйбәт. Эш урынымда хезмәт хакы алмыйм, принципиаль рәвештә алмыйм. Дин буенча, матди дөнья кешесе бай булса гөнаһ юк. Ә менә дин әһеле байлардан саналса, ул шайтан галәмәте булыр. Дин кешесе бай булырга тиеш түгел. Ул иң ярлы кешеләр дәрәҗәсеннән аз гына хәллерәк булса ярый. Диннәр һаләкәтенең төп сәбәбе – дин кешеләренең дөнья малына бирелүендә», – диде Харис хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз