Музыкант Мария Немцова: “Музыка кешеләрнең күңелен дәваларга сәләтле икәненә тагын бер кат инандык”

“Музыка тынычлык яклы” проектын оештыручылар “Татар-информ” МАда матбугат конференциясендә катнашты

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ЮНЕСКО оешмасы ярдәме белән гамәлдә ашырыла торган “Музыка тынычлык яклы” халыкара хәйрия проектын оештыручылар Мария Немцова һәм Виталий Ватуля Казанда чыгыш ясый. Шул уңайдан бүген “Татар-информ” МАда матбугат конференциясе оештырылды.

“Проектның төп идеясе — теләсә нинди сәяси вакыйгаларга, низагларга да карамыйча, музыканың барлык чикләрне дә узып, кешеләр белән аралаша алу мөмкинлеге тудыруында”, - ди Мария Немцова.

“Музыка тынычлык яклы”ның беренче концерты Беслан шәһәрендә булган. “Музыка кешеләрнең күңелен дәваларга сәләтле икәненә тагын бер кат инандык”, - ди ул әлеге шәһәрдә чыгыш ясаганнан соң булган хисләрен яңартып.

Шул рәвешле, музыкантларның чыгышын Чечня, Ингушетия, Көньяк һәм Төньяк Осетия, Сербия, Косово, Босния һәм Герцовина, Израиль һәм Палестина, Һиндстан, Кавказ арты төбәкләрендә яшәүчеләр дә күрә алган. “Музыка тынычлык яклы” проекты белән барлыгы 18 илдә чыгыш ясарга өлгергәннәр. Чыгышларның да шактые Россиядә түгел, ә читтә булуын искәртте проектны оештыручыларның берсе Виталий Ватуля.

Хәйрия проекты хәрби бәрелешләр, сәяси киеренкелек булган төбәкләрдә яшәүче яшь музыкантларга ярдәм итүне үзенең бурычы итеп куйган. Кастинг ярдәмендә артистлар гала-концертларда чыгыш ясау өчен берничә яшь музыкантны сайлап ала һәм аларга чакыру тапшыра. “Без иң сәләтле, музыка уен коралында иң әйбәт уйнаучыларны түгел, ә үзе өчен уйнаучы һәм профессиональлек арасында торган балаларны, профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнергә этәргеч ясау мөмкинлеге булганнарны сайларга тырышабыз”, - ди саксофончы Виталий Ватуля. Сүз уңаеннан, әлеге проектның җиңүчеләре май аенда Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак гала-концертларда чыгыш ясаячак.

Иртәгә сәгать 18.00 дә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, “Музыка тынычлык яклы” (“Музыка за мир”) проектында катнашучылар белән берлектә, концерт була. Мәдәни чарада Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестрының да катнашуы көтелә. Керү — ирекле.