news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Сөмбел» фильмына кызларны бушлай кертәләр

«Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча кино Татарстан–Үзбәкстан проекты кысаларында төшерелде.

Үзбәкстанда Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Сөмбел» фильмына кызларны бушлай кертәләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан кинотеатрларында 7 һәм 8 март көннәрендә Татарстан–Үзбәкстан проекты буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы күрсәтелә. Бәйрәм уңаеннан, хатын-кызларны кинога бушлай кертәләр.

«Үзбәккино» милли агентлыгы хәбәр итүенчә, кино карарга хатын-кызларны бушлай кертәләр. Кинотеатрлар исемлеге @uzbekkino_official телеграмм каналында күрсәтелгән, диелә «ТатарКино» оешмасының инстаграмдагы сәхифәсендә.

Фильм Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Картинаның сюжеты буенча, Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк була, аларның балалары туа. Әмма Булат хисләренә тугры кала алмый. Хыянәтне гафу итә алмыйча, Сөмбел кечкенә улы белән Бохарага туганнары янына китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100