Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ябык әдәби конкурс җиңүчеләре Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк
Конкурсның приз фондының гомуми күләме — 3 млн 895 мең сум.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләрнең авторлары 21 февральдә — Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк.
Жюри рәисе Ркаил Зәйдулла конкурсның ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов инициативасы белән үткәрелүен ассызыклады.
«Әлеге ябык конкурс гайре табигый итеп кабул ителергә тиеш түгелдер. Әмма мондый масштаблы һәм мондый приз фондлы конкурсның татар әдәбияты тарихында булганы юк», диде Ркаил Зәйдулла.
Конкурсның приз фондының гомуми күләме — 3 млн 895 мең сум. Барлыгы 10 номинация. Роман жанрында I урын өчен 500 мең сум билгеләнгән иде.
Конкурс турында тулырак биредә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз