news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсына студентлар җыялар

«Актерлык осталыгы» белгечлеге буенча 16 бюджет урыны һәм 5 түләүле урын каралган.

Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсына студентлар җыялар
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 2021 елда Казан театр училищесы «Актерлык осталыгы» белгечлеге буенча татар төркеменә студентлар кабул итәчәк. 1 апрельдән һәр дүшәмбе 17.00 сәгатьтә училищеда консультацияләр була. Курсны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкләячәк.

Актерлык курсына 16 бюджет урыны һәм 5 түләүле урын каралган. Документлар 2021 елның 1 июненнән 2021 елның 3 июленә кадәр кабул ителә, диелә Камал театры матбугат хезмәте хәбәрендә.

Курска керү өчен рус телендә гариза язарга кирәк. Шулай ук паспортның төп нөсхәсе яки күчермәсе, элек алган белем турында документ яки күчермәсе, 3×4 зурлыгындагы 6 фотосурәт, 086-У форматында сәламәтлек хакындагы белешмә кирәк булачак.

Гаризаны һәм документларны почта аша заказлы хат белән дә җибәрергә мөмкин.

Имтиханнар 2021 елның 5-8 июленә билгеләнгән. Беренче турда берәр әдәби әсәрне яттан сөйләргә (мәсәл, шигырь яки прозадан өзек), икенче турда вокал һәм пластика буенча сәләтне күрсәтергә, өченче турда имтихан алучы комиссия биргән биремне үтәргә кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100