news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәләхетдинова «Татар җыры»на кертмәүләрен сөйләде

«Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем», — дип сөйләде шагыйрә.

Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәләхетдинова «Татар җыры»на кертмәүләрен сөйләде
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәхәлетдинова «Интертат» электрон сайтына биргән интервьюсында «Барс Медиа» татар медиагруппасының аны «Татар-җыры» фестиваленә кертмәүләрен сөйләде.

«Барс Медиа»дан «Татар җыры» фестиваленә кертүләрен сораган идем. Билетсыз гына түгел, хәтта билетлар белән дә коляска белән кермәячәксез, диделәр. Миңа бит хәтта урын да кирәкми, коляскада утырып карый алам. Шулай да, «Юк», — диделәр», — дип сөйләде Лилия.

Лилия Сәләхетдинова күп кенә җырлар авторы да. Ләкин быелгы «Татар җыры»ның егерме еллыгында аның җырлары яңгырамаган.

«Аларның миңа карата мөнәсәбәтләре бер дә ошамады. Әле өстәвенә мин җырлар авторы да. Ярый әле минем җырлар быел катнашмады. Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем», — дип сөйләде шагыйрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot