news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш гимназиясе Шекспирның моңа кадәр татарча куелмаган әсәрләрен сәхнәләштерде

«Хакимнәр турында хикәятләр» эскизына «Ричард II», «Ричард III», «Макбет» һәм «Юлий Цезарь» пьесаларыннан өзекләр кергән.

Актаныш гимназиясе Шекспирның моңа кадәр татарча куелмаган әсәрләрен сәхнәләштерде
Гөлгенә Саттарова

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат иҗат төркеме куелышында Шекспирның «Макбеты», «Ричард II» һәм «Юлий Цезаре» беренче тапкыр татарча адаптациягә ия булдылар. 6 февраль көнне укучылар һәм укытучылар Уильям Шекспирның тарихи пьесалары нигезендә театраль эскиз куйды, дип хәбәр итә гимназия.

«Хакимнәр турында хикәятләр» дип аталган куелышка «Ричард II», «Ричард III», «Макбет» һәм «Юлий Цезарь» пьесаларыннан өзекләр керде. Эскизның режиссеры — гимназия-интернат тәрбиячесе һәм укытучысы Ленар Хөсәенов.

Узган елның декабрендә Шекспирның «Цимбелин»ы шулай ук беренче тапкыр Казанда татарча куелган иде. Ул проектны Казан театраль училищесының чыгарылыш студентлары диплом эше буларак башкарып чыкты.

«Спектакль — Шекспирның үз сүзләренә җанлы иллюстрация: „Фани чигәләрне кыскан буш таҗның эчендә әҗәл үзе урда корган: утырадыр шунда бер шамакай…“. Хаким булуның татлылыгы хакына үз гомерләрен һәм башкаларның язмышларын харап иткән тарихи шәхесләр бу эскиз-спектакль аша безгә сорау бирәләр сыман: „Ә мәгънәсе?“» — диелә гимназия хәбәрендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100