news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында бәйге игълан ителде

«Яшел сигналга сәяхәт» конкурсына тәкъдим ителгән шигырьләр һәм әкиятләр балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтергә тиеш.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатында, татар телендә иҗат итә торган яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» иҗади конкурсы игълан ителде. Аны Татарстанның «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра. 

Бәйгегә иҗади хезмәтләр 2021 елның 1 мартыннан 4 апреленә кадәр кабул ителә. Алар бакча яшендәге балаларга язылган әкиятләр («Яшь җәяүленең дуслары» номинациясе), кече мәктәп яшендәге балаларга атап иҗат ителгән әкиятләр һәм «фэнтэзи» жанрындагы проза әсәрләре («Юллар безне алга дәшә» номинациясе) булырга мөмкин.

Шулай ук бакча яшендәге балалар өчен шигырьләр («Могҗизалы юллар» номинациясе) һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен шигъри әсәрләр («Имин була күрсен юллар» номинациясе) кабул ителә.

Бәйгедә Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә, башка илләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала. Катнашучыларның яшь чиге бар, алар 16-35 яшьтә (2021 елның 31 декабренә) булырга тиеш.

Икенче этапта жюри иҗади хезмәтләрне сайлап алачак. Җиңүчеләр апрель азагында игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100