news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ибн Фадлан» фильмының Болгарда Ислам кабул итү мизгелләре «Казан-экспо»да төшерелә

Документаль-нәфис фильмны Казан, Бохара, Мәшһәд, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Татарстанның Әтнә районында төшерәләр.

 «Ибн Фадлан» фильмының Болгарда Ислам кабул итү мизгелләре «Казан-экспо»да төшерелә
http://dumrt.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильм төшерүне дәвам итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Казан-экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә съемка барышы белән танышты. Биредә 7 декабрьгә кадәр фильмның иң мөһим сәхнәсе — Идел Болгарстанында рәсми рәвештә дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итү мизгелләре төшерелә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моның өчен фильмга дип әзерләнгән иң зур мәйданчыкларның берсе файдалана һәм күпсанлы катнашучылар җәлеп ителде. Әлеге күренеш тарихи декорацияләр һәм компьютер графикасы кулланып төшерелә. 

Камил хәзрәт «Хозур ТВ» тарафыннан әзерләнүче фильмны төшерү барышы белән якыннан танышты, декорацияләр, тарихи сәхнә костюмнарына югары бәясен бирде, «Хозур ТВ» вәкилләре, фильмны төшерүче авторлар, продюсерлар, тарихчылар белән аралашты.

Фильм хәзерге вакытта массакүләм төшерү этабында. «Хозур» нәшрият йорты кинофильмның массакүләм күренешләрендә төшәргә теләүчеләр өчен кастинг игълан итеп, ислам дине кабул ителү һәм хәлифнең хатын уку күренешендә катнашу өчен 71 ир-ат, 24 хатын-кызны сайлап алды.

Әлеге хәбәрдә ассызыкланганча, фильм тарихи булганлыктан, ул катнашучыларның һәрберсенә тарихи костюмнар әзерләнүе, сәнгатьчә эшләнешенә зур әһәмият бирелүе белән аерылып тора.

Документаль-нәфис фильмны төшерү Казаннан кала, Бохара, Мәшһәд, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Татарстанның Әтнә районында узачак. 

2021 ел дәвамында Әстерхан өлкәсендә, шулай ук Әтнә районында һәм Казан павильоннарында фильм өчен төрле күренешләр төшерелде, диелә бу хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100