news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Милли музеенда мультимедиа-гид эшли башлады

Әлеге гид ярдәмендә «Артефакт» платформасы базасында тәкъдим ителгән башка музейларның экспозицияләрен дә карарга мөмкин була.

Татарстан Республикасы Милли музеенда мультимедиа-гид эшли башлады
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстанда беренче булып, экспозицияләр һәм раритетлар турында мәгълүматны «Артефакт» платформасында урнаштырды. Бу эш «Мәдәният» илкүләм проектын («Цифрлы мәдәният» федераль проекты) тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Проект кысаларында «Артефакт» платформасында музей мультимедиа-гидлар эшләүгә конкурс оештырылды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча илкүләм проектка республиканың өч музее кертелде, Татарстан Республикасы Милли музее беренче булды.

Хәзер теләгән һәркем Россиянең иң зур төбәк музее экспонатларының сыйфатлы сурәтләрен күрә, артефактларның һәм аларның килеп чыгу тарихының тулы тасвирламаларын укый һәм ишетә, шулай ук «тулыландырылган чынбарлык» функциясеннән файдалана ала.

Моның өчен Artefact цифрлы платформасының рәсми сайтыннан «Аrtefact. Гид по музеям России» исемле кушымта йөкләтергә һәм «AR» тамгалы цифрлаштырылган экспонатны телефон экранына көйләргә кирәк. Кушымта экспонатны таный һәм аның турында җентекләп сөйләп бирә. Теләк булганда, аудиогидны тыңларга да мөмкин.

Моннан тыш, кушымта аша проектта катнашучы һәм «Артефакт» платформасы базасында тәкъдим ителгән Россиянең башка музейлары экспозицияләрен дә карарга мөмкин булачак.

Киләсе елда мультимедиа-гидлар Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100