news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы саксофончысы Дубайда узган милли бәйрәмдә Гарәп Әмирлекләре гимнын башкарды

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Милли көнне киң колач белән билгеләп үттеләр - быел ул 48нче тапкыр үткәрелде.

Чаллы саксофончысы Дубайда узган милли бәйрәмдә Гарәп Әмирлекләре гимнын башкарды
оештыручылар

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы саксофончысы Артур Гыйниятуллин Дубайда узган милли бәйрәмдә Гарәп Әмирлекләре гимнын башкарды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Милли көнне киң колач белән билгеләп үттеләр - быел ул 48нче тапкыр үткәрелде.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә төп дәүләт бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр – һәр әмирлектә тамаша оештырылды. Туризм үзәге булган Дубайда бәйрәм аеруча киң колач белән узды. Бәйрәм хөрмәтенә оештырылган, Дубайның бөтен элитасы җыелган тантаналы кичке ашта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гимнын башкаруны Чаллы саксофончысы Артур Гыйниятуллинга ышанып тапшырдылар.


news_right_1
news_right_2
news_bot