news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Яңа татар пьесасы» конкурсына 53 пьеса кабул ителгән

Конкурска кабул ителгән әсәрләр исемлеге белән театр сайтында танышырга мөмкин.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Быел «Яңа татар пьесасы» конкурсына 53 пьеса кабул ителгән. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Оештыручылар хәзерге вакытта «Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларның жюри әгъзалары тарафыннан укылуын хәбәр итә. Пьесаларны жюри рәисе Разил Вәлиев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова бәяләячәк.

2003 елдан бирле барган «Яңа татар пьесасы» конкурсының нәтиҗәсе буларак, лауреат исеменә лаек булган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 30дан артык әсәр татар театрлары сәхнәләрендә дөнья күргән. Җиңеп чыккан һәм махсус бүләкләргә лаек дип табылган пьесалардан торган 14 томлык альманах басылды, томнарга 100дән артык әсәр кергән.

Конкурсны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры милли драматургияне һәм театр сәнгатен үстерү максатында уздыра.

Конкурска кабул ителгән әсәрләр исемлеге белән театр сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100