news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәнияте үзәге Конституция көненә котлау яздырган

Керәшен мәдәнияте үзәге җитәкчесе Людмила Белоусова Татарстанда керәшеннәр үз мәдәниятен саклауда дәүләт ярдәмен тоеп яшәүләрен әйтте.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәнияте үзәге республика халкын Татарстан Республикасын Конституция көне белән котлый. Конституциянең әһәмияте турында әлеге мәдәни үзәкнең җитәкчесе Людмила Белоусова сөйләде.

«Конституция — Татарстан Республикасының төп документы. Ул Татарстан Республикасындагы барлык милләтләргә дә тигез хокук бирә. Без барлык этно-мәдәни проектларда катнашырга тырышабыз. Без ярдәм һәм дуслыкны сизеп торабыз. Быел ачылган Яков Емельянов исемендәге Керәшен этник мәдәни үзәгендә проектларыбызны тормышка ашыру өчен шартлар бар. Онлайн проектларга игътибар бирәбез, бәйрәмнәргә видеокотлаулар яздырабыз», — дип сөләйде ул.

Людмила Белоусова этник мәдәниятнең үсеше өчен шартлар тудырганга Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт сүзләре җиткерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100