news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Махачкала фестиваленнән диплом белән кайта

Театр фестивальдә Рамил Фазлыев сәхнәләштергән „Ана күңеле… далада“ спектакле белән катнашты.

Әтнә театры Махачкала фестиваленнән диплом белән кайта
Рәмис Нәҗмиев

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры Дагыстан башкаласы Махачкалада үткәрелгән II Халыкара милли театрлар фестивалендә хәзерге заманның кискен проблемаларын талантлы рәвештә ачып биргән өчен дипломга ия булды.

«Театрыбыз Дагыстан тамашачысына 29 сентябрьдә Рамил Фазлыев сәхнәләштергән „Ана күңеле… далада“ спектаклен тәкъдим итте», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

  • Фестиваль 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр үтте. Программада — Дагыстан, Төньяк Осетия, Карачай-Черкес, Мордовия, Башкортстан, Татарстан һәм Казакхстан театрлары.
  • «Ана күңеле… далада» трагикомедиясенең «Дуськина дача» пьесасы буенча куелды. Аның премьерасы 2021 елның апрелендә булды. Альбина Гомәрованың бу пьесасы 2017 елда «Продвижение» региональ конкурсы лауреаты булган иде.
  • Вакыйгалар Дусяның бакчасында бара. Биредә ул кайчандыр үз балаларыннан баш тарткан, әмма хәзер «акылларына килгән» хатыннарны тәрбияләү белән мәшгуль. Дуся балалар йортында эшли, ул әлеге аналарга кире үз балаларын алырга рөхсәт бирердәй кәгазьләргә кул куя ала. Әмма ашыкмый.
  • Пьесадагы һәр геройның үз язмышы, акланырдай үз дөреслеге бар. Үз нарасыен ташларга җөрьәт иткән хатын-кызга җәзаны кем бирергә тиеш? Дусяның беренче карашка кансызлыгы артында нинди серләр яшерелгән? Сюжет сызыгы үзенең соңгы ноктасына кадәр киеренкелеген саклый һәм яшәешнең мәңгелек кыйммәтләре турында уйлануларга этәрә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100